Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары рәислегендә урынбасары Николай Титова рәислегендә эш бирүчеләрнең «Агросәнәгать берләшмәсе» Татарстан республика берләшмәсен гамәлгә кую җыелышы булды.
Чарада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе ФәридаГарифуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПК тармагының 32 эре предприятиесе җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
«Берләштерүнең максаты - социаль-хезмәт һәм икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә эш бирүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау», - дип билгеләп үтте Николай Титов.
Ул җыелышта катнашучыларның игътибарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 17 ноябрендәге «Татарстан Республикасының хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыгын үстерү турында»гы Указына юнәлтте. Әлеге документ хезмәт өлкәсендә социаль партнерлык системасын үстерүгә һәм Татарстанда башкарма органнарның, җирле үзидарә органнарының, эш бирүчеләрнең, аларның берләшмәләренең һәм һөнәр берлекләренең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген артыруга юнәлдерелгән.
Тавыш бирү йомгаклары буенча бирүчеләрнең «Агросәнәгать берләшмәсе» Татарстан республика берләшмәсе рәисе итеп «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков сайланды.
Җыелышта әлеге берләшмәнең уставы расланды һәм берләшмәнең идарәсе сайланды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы АПКсында хезмәтне саклауның торышы турында фикер алышу булды. Бу тема буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина и Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе урынбасары Михаил Бочков чыгыш ясадылар.