Казанда «Татарстан Республикасында биотехнологияләр – бүгенге торышы һәм перспективалар» махсуслаштырылган күргәзмә-конференциясе узачак

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 23 декабрендә Казанда «Татарстан Республикасында биотехнологияләр –бүгенге торышы һәм перспективалар» махсуслаштырылган күргәзмә-конференциясе узачак.

«Татарстан Республикасының инжиниринг төбәк үзәге» АҖ тарафыннан уздырыла торган әлеге күргәзмә, беренче чиратта, эре авыл хуҗалыгы оешмаларына, фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга, шулай ук агрокомплекс предприятиеләре өчен биотехнологияләр эшләнмәләре белән кызыксынучыларга кызыклы булачак.

Күргәзмәдә биотехнологияләр өлкәсендә махсуслашучы Татарстан Республикасы учреждениеләре,предприятиеләре, оешмалары, биотехнологик проектларны гамәлгә ашыруны планлаштыручы шәхси эшкуарлар, физик затлар, биотехнологияләр өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр һәм продукция сатып алу белән кызыксынучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашачак.

Күргәзмә катнашучылар һәм килүчеләр өчен уңайлы дүрт секциягә бүленгән стендлардан торачак, болар түбәндәгеләр:

1.   Махсуслаштырылган биотехнологик җайланмалар;

2.   Биотехнологик продукция;

3.   Биотехнология өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү (лаборатор тикшеренүләр, тәҗрибә - сәнәгать җитештерүе һ.б.);

4.   Гамәлгә ашырылган һәм (яисә) планлаштырыла торган биотехнологик проектлар.

«Махсуслаштырылган биотехнологик җайланмалар» секциясендә региональ җитештерүчеләр үзләре эшләп чыгара торган җайланмаларны, шулай ук җитештерүләр өчен төрле технологик проектларны тәкъдим итәчәкләр.

«Биотехнологик продукция» секциясе күбрәк авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек юнәлешендә булачак.

Аерым игътибар үсемлекләрне яклау һәм үсемлекләрне үстерү чараларына, биоашламаларга,биопестицидларга һәм туфракны рекультивацияләү ысулларына бирелә. Килүчеләргә шулай ук күргәзмәгә куела торган, Татарстан Республикасында терлекчелек һәм кошчылык өчен җитештерелә торган пробиотик препаратлар һәм төрле азык катнашмалары да кызыклы булачак.

«Биотехнология өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр» секциясе килүчеләрне лаборатор тикшеренүләр,  тәҗрибә - сәнәгать җитештерүе үрнәкләре белән таныштырачак. Биотехнологияләр кысапларында консалтинг һәминжиниринг хезмәт күрсәтүләренә өстенлек бирелә, болар - җайланмаларны сайлап алу һәм НИОКР, җитештерүне модернизацияләү, энергетик, технологик һәм экологичк аудитлар уздыру һ.б.

Инвестицияләр объекты буларак, килүчеләр өчен күргәзмәнең дүртенче секциясендәге әзер һәм планлаштырыла торган яңа биотехнологик проектлар кызыклы булачак.

Күргәзмә семинарлар һәм “түгәрәк өстәлләр” белән тулыландырылачак. Аларда биотехнологияләр өлкәсендә проектлар җитештерүче Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Семинарлар түбәндәге тематиклар буенча булачак:

1.   Микробиологик препаратлар куллану юлы белән үсемлекләрне яклау чараларына һәм ашламаларга чыгымнарны киметү;

2.   Терлекчелек өлкәсендә  антибиотиклар куллануны алыштыра торган микробларга каршы һәм башка препаратлар куллану;

3.   Биотехнологияләр өлкәсендә   ферментацион процессларның технологик нигезләре;

Тармак профессионаллары белән «Түгәрәк өстәлләр»:

1.   Бизнесны үстерү  инструментлары: җитештерүчәнлеге зуррак булган технологияләргә һәм җайланмаларга күчү;

2.   Предприятиеләр өчен инжиниринг хезмәтләре күрсәтү: авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек тармагында биотехнология;

3.   Теплица хуҗалыкларының бизнес-моделе (кыенлыклар һәм уңышлы тәҗрибә);

4.   Чималны һәм калдыкларны эшкәртүнең сәнәга - биотехнологик ысуллары.

«Татарстан Республикасының инжиниринг төбәк үзәге» АҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Татарстан Республикасында биотехнологияләр – бүгенге торышы һәм перспективалар» махсуслаштырылган күргәзмә-конференциясенең биотехнологияләр өлкәсендә эшләүче предприятиеләрнең һәм җитештерүләрнең гомуми дәрәҗәсен күтәрүенә, чарада катнашучылар һәм булучылар өчен яңа перспективалар ачуына, тулаем тармак үсешенә этәргеч булуына ышаналар.

Чарада катнашу өчен «Татарстан Республикасының инжиниринг төбәк үзәге» АҖ сайтында  www.bio-rce.ru «Чаралар» бүлегендә яисә +7 (843) 227-42-23 телефоны аша теркәлергә мөмкин.

Чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә (1 нче павильон) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International