2016 елдан авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турындагы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

2016 елдан “Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” Федеральзаконга һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында Федераль закон үз көченә керә.

2012 елдан башлап авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминләштерү тармагы “Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.

Соңгы 4 елда авыл хуҗалыгы культуралары уңышын иминләштерүдә уңай яклар да, шулай ук тискәре яклар да күзәтелә: 2012 елда - 46,4 % чәчүлекләр,  2013тә  - 35 %,  2014тә - 36,2 %, 2015 елда 26,1 %. чәчүлекләр иминләштерелгән.

Агроиминләштерүнең катгый таләпләре билгеләнүгә дә карамастан, бәйсез экспертлар институты үсеше, иминият оешмаларына ышаныч артмый һәм авыл хуҗалыгы оешмалары кайвакыт хәтта исәпләнгән иминләштерү премияләренең яртысын да түләргә ашыкмыйлар.

Әлеге өлкәдә дәүләт ярдәме Россия Федерациясе бюджетыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан күрсәтелә, ягъни аграрчылар иминлштерү кертеменең яртысын гына түлиләр, ә калган яртысы бюджет акчаларыннан түләнә. Бу статья буенча бюджеттан гактый акчалар бүленде. 2012 елда чыгымнарныкомпенсацияләүгә субсидияләр - 327 млн. сум,  2013 елда - 286 млн. сум,  2014 елде - 320 млн. сум,  2015 елда - 253 млн. сум.

Соңгы 4 елда һава шартларының тотрыксыз булуына һәм республика территориясендә корылык булу нәтиҗәсендә ел саен гадәттән тыш хәл игълан ителүгә бәйле рәвештә, түләү статистикасы түбәндәгечә: 2012елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 480,4 млн. сум күләмдә иминият акчалары түләнде,  2013 - 385, 8 млн. сум,  2014 - 522, 7 млн. сум, 2015 елда - 41 млн. сум.

2016 елдан “Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында Федераль закон үз көченә керә.Авыл хуҗалыгы культуралары уңышының һәлак булу чиген 30%тан 20%ка төшерү белән бергә, Россия Федерациясе Үзәк банкы 2015 елның 18 сентябрендә "Агросәнәгать комплексы иминиятчеләренең бердәм берләшмәсе – Агроиминләштерүчеләрнең милли берлеге"нең (НСА) 2016 елның 1 гыйнварыннан дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы иминләштерүен гамәлгә ашыручы Бердәм гомумроссия иминиятчеләр берлеге статусын алуын килештерү турында карар кабул итте. Моннан нәтиҗә, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерүне бары тик НСА составына кергән иминият оешмалары гына шөгыльләнә ала. Татарстан Республикасы буенча НСА составына керүче 7 иминият оешмасы эшләде һәм эшли. Авыл хуҗалыгы уңышын иминләштерү буенча кайбер иминләштерүчеләрнең - НСА әгъзаларының активлыгы кимүгә дә карамасатн, "НАСКО" ААҖ, "Талисман" ИК" ААҖ, "БАЛТ-страхование" ҖЧҖ һәм "РСХБ-Страхование" ИК" ЯАҖ агроиминләштерү шартнамәләрен төзеделәр һәм алар буенча йөкләмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International