Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе делегациясе белән очрашу булды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

14 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең икътисад буенча идарәсе җитәкчесе Реза Хосейни Гарагузлу белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек һәм терлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һм Нәҗип Хаҗипов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры ӘсхатьШәрапов, Казан шәһәр муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Иран Ислам Республикасының азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, авыл хуҗалыгы машиналары, автомобильләр, медтехника җитештерүче төрле компаниялереннән генераль директорлар һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә икеяклы хезмәтттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Кунакларга Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тармагын тасвирлый торган фильм күрсәтелде.

Әңгәмә барышында Реза Хосейни Гарагузлу, аларның сәфәренең максаты - “икътисад, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәләрендә багланышларны үстерүгә нигез салу”, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, ул әйтеп узганча, Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе Европа белән чиктәш һәм ул бөтен дөнья күләмендә танылган. «Безнең Татарстанда җитештерелә торган товарларга ихтыяҗыбыз бар. Без бергәләп яхшы инвестиция проектлары эшли алабыз, җитештерү продукциясе белән алмаша алабыз», -дигән мәгълүмат бирде спикер.

«Татарстан — терлекчелек алга киткән республика, ул чимал һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителгән. Без шулай ук бу өлкәдә дә хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз», - дип, билгеләп үтте үз чиратында Николай Титов.

Эш сәфәре кысаларында Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең икътисадбуенча идарәсе җитәкчесе Реза Хосейни Гарагузлу җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасының «КАМАЗ» АҖ, «ЕЛАЗ» ААҖ, «Түбән Камашина» ПАО кебек сәнәгать предприятиеләрендә, «Алабуга» ачык икътисадый зонасында булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International