Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы фермеры терлекчелек бинасын төзекләндерә

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Зеленая Роща авылыннан КФХ башлыгы Максим Ильин быел «2015-2017 елларга яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча 30 сыерга сөт фермасы төзүгә грант алды.

Фермер 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән иске терлекчелек бинасын сатып алды һәм бүгенге көндә аны төзекләндерү белән шөгыльләнә.

Ферманың бер өлеше тәртипкә китерелгән инде - фураж складының түбәсе ремонтланган, такта идәннәр җәелгән, тәрәзәләр куелган һәм электр үткәрелгән. Юуу бүлегендә пластик торбалар урнаштырылган, бетон идәннәр җәелгән, пычрак суларны агызу җайланмасы һәм аның өчен кое урнаштырылган. Җылылык үткәрелгән.

Терлекчелек бинасының ишекләре алыштырылган һәм эчке эшләр башкарылган бүлекләрендә якын арада тирес чыгару өчен транспортёр куелачак. КФХ башлыгы сыер абзарының икенче яртысын да ремонтларга җыена.

Максим Ильин сөт җитештерү белән шөгыльләнергә уйлый. Хәзер ул сатып алу өчен буаз сыерлар эзли. Фермер, 15 сыер алып, савым сыерларын 50 башка җиткерерүне планлаштыра.

Авыл хуҗалыгы эшкуары шулай ук булган техника өчен - гараж төзүне һәм үзенең крестьян (фермер)хуҗалыгы өчен ике ат сатып алуны да планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International