Татарстан Республикасы АПКында 2016 елгы яхгы кыр эшләрендә 14 мең трактор, шул исәптән энергиясыйдырышлы 2000нән артык техника, 600дән артык чәчү комплексы, 6,4 мең чәчкеч, 5,7 мең культиватор һәм 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегатлары катнашачак. Бу бөтен арсенал чәчү кампаниясен тиешле агротехник срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең тиешле бүлекләре алдына чәчүлекләрнең, туфрак эшкәртү машиналарының һәм тракторларының техник әзерлеген 2016 елның 1 апреленә кадәр тәэмин итү бурычы куелды.
Татарстанда ремонт эшләрен башкару өчен 700 ремонтлау остаханәсе, 800гә якын ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пунктлары бар, аларда 1 меңнән артык ремонтлау звенолары, 3000гә якынквалификацияле механизаторлар һәм слесарьлар эшли.
Хуҗалыкларда шактый күләмдә чит илдән кайткан техника булуын исәпкә алсак, мөмкин кадәр кыска срокларда запас частьләргә заказ ясарга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгчләре запас частьләрнең кайтарылуын һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге техникага вакытында хезмәт күрсәтелүен тикшереп торалар.
Оператив мәгълүматка караганда, бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 440 млн. сумлык, ягъни ихтыяҗның 30 %ы күләмендә запас частьләр сатып алынган.
2016 елгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен 3 млрд. сум акча кирәк булачак, шул исәптән чәчүлек кампаниясенә - 1,5 млрд. сум.
Эшләр Актаныш, Әтнә, Азнакай, Балтач, Буа һәм Саба муниципаль районнарында актив бара.
Туфрак эшкәртү һәм чәчүлек техникасын ремонтлауны төгәлләгән хуҗалыклар арасында: Актаныш муниципаль районыннан – «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Башак» ҖЧҖ, Алабуга районыннан - «Яшь Көч» АФ ҖЧҖ,Мөслим районыннан – «Исламов И.З.» КФХ, Буа районыннан – «Коммуна» ҖЧҖ һәм «Авангард» ҖЧҖ.
Республика буенча бүгенге көнгә 3663 бер. трактор (фараз - 10681 бер.), 2743 чәчкеч (5991), 161 чәчүкомплексы (465), 2812 культиватор (5372), 94032 тешле тырма (124271) ремонтланган.