Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурссында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурссында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул үз чыгышында Россиягә каршы Көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкция шартларында Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә кагылды. Аның әйтүенчә, куйган максатларга бары тик муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре юашлыкларының, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә генә ирешеп була.

«Безгә импортны алыштыру юлына килү кыен булмады», -дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.

Николай Титов шулай ук Татарстан Республикасы АПК бүлекчәләрендә хезмәт хакын вакытында түләү кирәклегенә, яшь гаиләләргә һәм белгечләргә торак арендага торак бирү мәсьәләсенә тукталды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы планында - үсемлекчелектә һәм терлекчелектә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник тәэмин ителешен арттыру, дип билгеләп үтте Николай Титов.

Аннары конкурста җиңүчеләргә грантлар тапшыру булды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгыАлмаз Хисаметдинов җиңүчеләрне котладылар һәм ветеринария табибларына, зооинженерларга,агрономнарга, инженерларга, икътисадчыларга, бухгалтерларга һәм кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Конкурста катнашуга 353 гариза бирелгән иде, җиңүчеләр саны – 200 кеше.

Җиңүчекләр арасында — Әлки муниципаль районыннан «Восток Зернопродукт» АҖ икътисадчысы ЛинарЗәйдуллин, Баулы муниципаль районыннан «Березовские зори» ҖЧҖ баш бухгалтеры Наталья Здобяхина,Аксубай муниципаль районыннан «Аксу-Агро» ҖЧҖнең инженер-механигы Илгизәр Зәйнуллин, Тәтеш муниципаль районыннан «Татарстан» АФ ҖЧҖ баш зоотехник Сәлим Бускин, Кукмара муниципаль районыннан «Рассвет» АФ АХҖП баш вет. табибы Рәсул Нәҗметдинов, Зәй муниципаль районыннан «Восток» агрофирмасы ҖЧҖ баш агрономы Ренат Әхмәтшин, Саба муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар мәсьәлә буенча консультанты Наил Нурмиев һәм башкалар бар.

«Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» грантын алуга конкурс 2013 елда кертелгән иде. 2013 ел йомгаклары буенча - 324 грант, 2014 елда 198 грант бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International