2015 елың 30 ноябрендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды.
Бу елның җәендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Рима Сафиуллова» КФХ территориясендә дүрт төзелеш бригадасы эшләгән. Өч терлекчелек бинасында түбәләрне, электр җайланмаларын алыштырганннар, диодлы ут яктырткычлары куйганнар.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексы объектларын төзү һәм модернизацияләү буенча инвестиция проектларын сайлап алуны уздыра.
Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курсларында укулар башлана.
Татарстанда озакламый көнбагыш һәм ашлык кукурузы җыюның төгәлләнүе турында 28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы фермеры Корбан Мурзогов сарык үрчетү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 750 баш сарык бар.
Арча муниципаль районының «Северный» АХП ҖЧҖендә быел күләмле төзелеш эшләре башкарылган.
27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындаСтаврополь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры АндрейМурга җитәкчелегендәге Ставрополь крае делегациясе белән очрашу узды.
Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре иртәгә, 28 ноябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.
26 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният йортында Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды.