«Умартачылык идарәсе» ДБУ умарталар авыруларына каршы камырсыман азык (канди) җитештерүне оештырды

2016 елның 6 феврале, шимбә

Соңгы елларда бөтен дөньяда умарталарга өстәмә азык итеп шикәр-бал камыры (канди) бирү киң кулланыла.

Кандида 26% бал, 73,8 % шикәр пудрасы, 0,18 % эчәр су һәм 0,02% уксус кислотасы бар. Аны әзерләү өчен өлгергән бал алалар һәм бал салынган савытны 40-45 градуслы сулы савытка урнаштыралар (водяная баня) яисә шундый ук градуслы ачык һавада тулысынча эреп беткәнче тоталар.

Бу азыкны умарталар үзләренә кирәк кадәр алалар, башка җиргә күчермиләр, кәрәз ояларына да салмыйлар, ә шул вакытта ук өстәмә туклану буларак кабул итәләр (ул үрчемне азык белән тәэмин итүне яхшырта), шуның аркасында умарталарның үлүе кими. Кандины хәтта бер мәртәбә куллану да умарталарның ишәюен арттыра. Ә аны нозематозга һәм аскосферозга каршы дәвалау өстәлмәләре белән куллану бу авыруларны профилактикалауда һәм дәвалауда зур нәтиҗә бирә, бал кортларының гомерен озынайта һәм аларны савыктыра.

Әлгег составтан 2-3 см калынлыкта 0,8-1 кг-лы күмәчләр ясыйлар, аны 20х30 см үлчәмле һәм тишекләре 3х3 мм булган металл савытка салалар һәм рамның умарталар урнашкан өске өлешенә урнаштыралар. Азык өстен тулысынча целлофан яисә кәгазь белән ябалар. Азыкны салу өчен 30х45 см-лы 0,1 мм калынлыктагыполиэтилен пакетлар да кулланырга мөмкин. Аның кырыйларын үтүк яисә ябыша торган лента белән ябыштыралар. Сироп белән 1/4 өлеше тутырылган пакетның һавасын чыгарып калдырырга кирәк. Пакетларны шулай ук рамнарга куярга һәм аларның өске өлешләрен 3 мм калынлыктагы кадак белән тишәләр, ул тишекләр аркылы бер үк вакытта 6-10 умарта кереп азык алып чыга ала.

Әгәр азыкны үрчемне арттыру өчен куйсаң, бал кортлары азыкны озаграк (20 көнгә кадәр) алырлык итеп 3-4 тишек тишәргә кирәк.

Әгәр азык запасны арттыру өчен куелса, тишекләрне күбрәк ясарга кирәк. Тишекләрнең диаметрын түгел, ә аларның санын арттыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International