Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре: Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсенең мәйданчыгы үзгәрде

2016 елның 5 феврале, җомга

Шимбә көнне, 6 февральдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак. Алар түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:

- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;

- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Чехов ур., 2, Достоевский урамы ягыннан Чехов базары артындагы мәйданчыкта;

- Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә;

- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;

- Совет районында: Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә;

- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International