Бүгенге көндә республика районнарында 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү дәвам итә.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында узган елның сентябрендә үк торак пунктларда, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче агросәнәгать предприятиеләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исемлеге төзелгән иде инде.
«Шул саннарга нигезләнеп, район 4 инструктор участогына бүленде. Аларның берсе - Нурлат шәһәрендә, калганнары — Киекле (Бурметьево), Мамык, Чулпан авылларында. Бүгенгә алар өчен биналар сайлау эше төгәлләнде. Кампания барышында 24 исәпкә алучы эшләячәк. Аларны конкурс нигезендә сайлап алабыз», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында авыл хуҗалыгы исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Людмила Семенова.
Монда авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру буенча комиссия төзелгән, аны район башлыгы Равил Кузюров җитәкли. Нурлат районында 15 меңләп объект исәпкә алыныр дип фаразлана. Исәпкә алучылар эре, урта һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында, авылда һәм шәһәрдә җир кишәрлекләре булган һәм мал тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, шулай ук бакчачылык һәм дача участокларында белешмәләр җыеп йөриячәкләр. Белгечләр әйтүенчә, әлегә төгәл саннар әйтеп булмый, чөнки алар үзгәреп тора. Белешмәләрне төгәлләштерү март ахырына кадәр дәвам итә.