Марат Әхмәтов аграрчыларны язгы чәчүгә әзерләнгәндә орлыкларны җентекләбрәк сайларга өндәде

2016 елның 6 феврале, шимбә

Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчелмәскә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрыИлдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, республикада сәнәгать орлыкчылыгы системасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында. Бу системага Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, шулай ук Россиянең селекция үзәкләре – орлыкчылык хуҗалыклары, Татарстан Республикасының орлык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә. Әлеге эш республика предприятиеләрен авыл хуҗалыгы культураларының сыйфатлы перспектив орлыклары белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Орлык җитештерүчеләр эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләүне туктатканнан соң орлыклар белән намуссыз тәэмин итүчеләр барлыкка килде. Тәртип урнаштыру өчен безнең тарафтан орлыкчылык хуҗалыкларын сайлап алу буенча республика системасы төзелде. Бүгенгә 62 хуҗалык орлыкчылар статусын алды, алар үз орлыкларын уңышлы саталар», - дип билгеләп үтте ул.

Сыйфатны яхшырту максатында 2015 елдан орлыкларны грунтта тикшерү кертелде, диде Марат Әхмәтов, бу тиешле сортның төрле этапларда үзен ничек тотуын тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Әлеге тикшерү аша 3 мәйданчыкта (Арчада, Лаешта, Чистайда) барысы 297 партия орлык узды, шулардан 11% эшкә яраксыз дип табылды һәм фуражга җибәрелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралардан 71 сорт районлаштырылды, дип өстәде. Сортлар җыелмасын иң күп тулыландыручы – Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты – республика чәчүлекләрендә аларның өлеше 55%ка якын тәшкил итә.

Аннары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләренең үзләрендә сортлар сәясәте буенча нинди эш башкарырга мөмкин булуы турында сөйләде. Министр әйтүенчә, һәр хуҗалыкта бер культураның берничә сорты булырга тиеш, бу коры елда да, яңгырлы елда да югары уңыш алуга юл ача. Мәсәлән, Актаныш муниципаль районында 52 сорт бар, уңдырышлылык – 32,0 ц/га, Тукай районында – 41 сорт, уңдырышлылык – 30 ц/га, Сарман районында – 16 сорт, уңдырышлылык 19,9 ц/га тәшкил итә һәм башкалар.

«Хуҗалыкта сортларның күп яисә чикләнгән булуы җитәкченең дә, агрономның да иҗади эшләү дәрәҗәсен күрсәтә. Югары табышлы орлыклар сатып алуга тотылган чыгымнар үзләрен аклыйлар алар», - дип өстәдеминистр. Бүген республикада югары табышлы сыйфатлы орлыклар шактый күп, дип билгеләп үтте ул.

«Югарымаржиналь культураларны (ашлык кукурузы, рапс, көнбагыш, соя) үстерү программасын уңышлы гамәлгә ашыру күбесенчә хуҗалыклар сатып алган орлыкларның сыйфатына бәйле, - диде Марат Әхмәтов. - Аларның барысы да диярлек безгә читтән кайтарыла. Контрафакт товар кертелмәскә тиеш. Моның өчен бездә тиешле механизм тулысынча эшләнгән».

Нотыкчы территориянең карантин иминлеген саклауга аерым тукталды. Ул катнашучыларга күрше төбәкләрдәге күп кырларның чүп-чар белән йогышлануын искәртте. Татартстанда (Нурлат, Аксубай) да мондый урыннар күренә башлады, диде ул. Марат Әхмәтов бу районнарның җитәкчеләренә андый мәйданнарның артуын булдырмас өчен чаралар күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International