Бүген Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда авз продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм алдагы елларга тармакны үстерү перспективалары мәсьәләләре каралды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Марат Әхмәтов узган ел йомгаклары һәм 2014 - 2015 елларда районнарның һәм хуҗалыкларның рейтингы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, һәр районны тасвирлап, һәркайсының резервларын, үсемлекчелектән һәм терлекчелектән акчалата керемнәрен арттыру мөмкинлекләрен (шул исәптән югарымаржиналь культуралар чәчү исәбенә) әйтеп узды.
Киңәшмәдә шулай ук агросәнәгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары буенча фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.