Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2016 елгы язгы кыр эшләренә 11 меңгә якын трактор, шул исәптән 1,5 меңнән артык энергия куәте көчле булган заманча техника, 600дән артык чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,8 мең культиватор, 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк.
Республикада 700гә якын ремонтлау остаханәсе, 800гә якын ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пункты исәпләнә. Ремонт эшләре белән 3000гә якын квалификацияле механизатор һәм слесарь шөгыльләнә, 900дән артык ремонтлау звеносы бар.
Хуҗалыкларда чит ил техникасы да шактый булганга күрә, аларга запас частьләр кайтаруга заказ бирүне дә ашыктырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә запас частьләрнең кайтарылуын һәм техниканың вакытында төзекләндерелүен тикшереп торалар.
Исәпләүләр буенча, техниканы ремонтлауга һәм 2016 елгы кыр эшләренә әзерләүгә 3 млрд. сумга якын чыгымнар тотарга кирәк булачак, шуның 1,5 млрд. сумы техниканы 2016 елгы чәчүгә әзерләүгә тотылачак.
Оператив мәгълүматка караганда, бүгенге көнгә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 862,5 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган, ягъни 58 % тәшкил итә.
7050 трактор (74%), 4628 чәчкеч (80%), 272 чүчә комплексы (65%), 4364 культиватор (83%) ремонтланган.