Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Мельничный Пүчинкәсе авылыннан Рәмзис Мөхетдиновның шәхси хуҗалыгында 7 сыер һәм 7 бозау бар.
«Күптән түгел ике сыер бозаулады. Тагын өчесе бозауларга тиеш», - диде Рәмзис Мөхетдинов.
Аның хуҗалыгында трактор, печән чапкыч, җыю-пресслау агрегаты, хәтта үзенең тегермәне дә бар.
Терлекләр өчен 120 рулон печән әзерләнгән.
«Яшелчәләр, азык культуралары үстерәбез. Терлекләрне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен җәен башка хуҗалыкларга булышам һәм хезмәт хакы урынына печән алам», - дип сөйләде булдыклы авыл егете.