Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда АПКның 2015 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең перспективалары турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының Арча,Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Марат Әхмәтов соңгы берничә елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү динамикасы, үсемлекчелектә һәм терлекчелектәге күрсәткечләр, 2014-2015 елларда республика районнарының һәм хуҗалыкларының рейтингы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы санап кителгән барлык районнарның һәркайсының резервларына, үсемлекчелектән һәм терлекчелектән акчалата керемнәрен арттыру мөмкинлекләренә тукталды.
Чара ахырында Татарстан АПКын үстерү юллары турында фикер алыштылар һәм бу тәҗрибә уртаклаштылар.