Министрлыкта “Каймак” номинациясе буенча “Милли сәүдә маркасы” фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Каймак” номинациясе буенча “Милли сәүдә маркасы” I Республика фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе директоры Илсур Сафиуллин, жюри вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

«Республикада сөт җитештерү - ул бизнес кына түгел, ә авылның фәлсәфи тормыш рәвеше. Бездә эре мөгезле терлекләр шактый, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда, КФХларда савым сыерлар да күп. Сөт җитештерү күләме арта, узган ел белән чагыштырганда артым 4 % тәшкил итә. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүне кызыктыру өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, авыл кешеләренә ярдәм итәбез », - диде Марат Әхмәтов, тантананы ачып. 

Министр билгеләп үткәнчә, мондый фестивальләр үткәрү гадәткә кереп бара. Аның беренчесе «Казылык» узган иде, икенчесе - «Каймак» номинациясе буенча. Бу конкурслар – базарда катнашуга стимул. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстан АПКсы сөтне күбрәк тә җитештерергә, башка территорияләргә чыгарырга да сәләтле. Төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагы сөт һәм ит юнәлешендә генә түгел, ә ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерү буенча да конкуренциягә сәләтле.

«Катаншучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, сездән башка бу конкурс булмас иде, сездән башка бу продукциянең шулкадәр төрен ала алмас идек. Җиңүчеләрне ихластан котлыйм һәм алга таба да аларга уңышлар телим!», - диде Марат Әхмәтов.

Аннары җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Конкурс йомгаклары буенча «Сөт» категориясендә I дәрәҗә дипломнар белән Гайнуллин А. Л. КФХ ИП – пастеризацияләнгән эчә торган сөт өчен һәм «Экокорпорация» компанияләр төркеме – 4%лы кайнатылган сөт өчен бүләкләнделәр.

«Каймак» һәм «Май» категорияләрендә I дәрәҗә дипломнар белән «Зеленодольский МПК» АҖ - 15%, 20%лы каймак һәм 72,5%лы крестьян акмае өчен бүләкләнде.

«Әчетелгән сөт продукциясе» категориясендә I дәрәҗә дипломнар түбәндәгеләргә бирелде: Гайнуллин А. Л. КФХ ИП - 4 %лы ряженка өчен, АО «Зеленодольский МПК» АҖ - 4 %лы «Зеленодольский» катыгы өчен, ООО УК «Просто молоко» ИК ҖЧҖ - 2,2 %лы куе йогырт һәм эчә торган йогырт, 3,2%лы «Бифидок» кефиры, 4%лы «Мечниковская» простоквашасы, 2,5%лы ацидофиль эчемлеге һәм 2,5%лы «Апельсин-морковь» бифилайфы өчен.

«Эремчек» категориясендә I дәрәҗә дипломнар белән «Зеленодольский МПК» АҖ – яшь балалар өчен 5%, 10%лы эремчек, татлы һәм өстәлмәләр белән 4,5%лы «Московская» эремчек массасы өчен бүләкләнде.

«Сырлар» категориясендә I дәрәҗә дипломнар белән «Просто молоко» ИК ҖЧҖ бүләкләнде: «Витязь» 40,0%, «Гауда» 45,0%, «Голландский» 45,0%, «Дэлиз» 45,0%, «Диетический» 30,0% сырлары һ.б.лар өчен. Әлеге категория буенча «Просто молоко»  ИК ҖЧҖ жюри хөкеменә 18 сыр чыгарган иде.

Конкурста катнашкан кайбер предприятиеләр “Югары тәм сыйфатлары” өчен II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

«Шәхсән Марат Готыф улына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт белдерәбез. Без мондый конкурс фестивальләрне алга таба да үткәрәчәкбез. Безнең бурыч – халыкара базарларга чыгу. «Милли сәүдә маркасы” бренды белән башка продукция җитештерү буенча да эш алып барабыз, мәсәлән, “Казан прәнкәсе”, “Ак барс” айбагарлары”, -диде Илсур Сафиуллин.

2015 елның 26 декабрендә “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ базасында үткәрелгән әлеге фестивальдә сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзебезнең 15 предприятие катнашты.

Беренче республика фестиваль-конкурсының жюри эшендә актив катнашкан Татарстан Республикасы һәм РСФСР халык артисты Венера Ганиева, Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр берлеге башкарма директоры Олег Булгаков, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының кулланучылар базары бүле башлыгы Айгөл Бабаева, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең туклану гигиенасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Светлана Генералова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм җайга салу бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, Татар эшкуарларына ярдәм итү буенча бөтендөнья ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International