Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү күләмнәре буенча республикада иң алдынгылар булып чыктылар. 2016 елның 3 февралендә 170 тонна сөт савылган, икенче урында – Балтач районы (169,6 тонна), өченче урында – Арча районы (151,3 тонна).
Районның терлекчелек тармагы үсешенә иң күп өлешне Вахитов ис. АХКК (СХПК) хезмәтчәннәре керткән (тәүлеккә 35,8 тонна сөт), узган елның шушы чорына караганда + 6,9 тонна. Уңышлары белән аерылып торучылар арасында шулай ук: “Урал” АХКК (22,8 тонна, + 5,5 т), «Кукмара» агрофирмасы» ҖЧҖ(8,5 тонны, + 1,7 т), «Сөт иле» - «Әсәнбаш» ҖЧҖ (20,6 тонна, + 1,5 т), «Рассвет» АХКК (19,9 тонна, + 0,9 т), «Тукай» агрофирмасы” ҖЧҖ (10,9 тонна, + 0,9 т), «Восток» ҖЧҖ (12,9 тонна, + 0,3 т).
Бу ирешелгән уңышлар Кукмара районында башкарылган күпкырлы эшләр нәтиҗәсе. Аерым алганда, монда заманча сөтчелек комплекслары файдалануга кертелгән, хуҗалыкларда белгечләр даими рәвештә терлекләрне ашату һәм карау технологиясен камилләштерәләр һәм башкалар.