Шушы көннәрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча Республика комиссиясе утырышы булды.
Террористик актлар кылуны булдырмау һәм республика идарә органнарының, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының төрле гадәттән тыш хәлләргә оператив игътибар итүгә әзерлеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 8 декабрендә275/2-пр номерлы «Минераль ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының сакланышын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында» боерык чыгарды.
9 декабрьдә Казанда IT-парк мәйданчыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.
9 декабрьдә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авз формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Бүген "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә "Авылның рухи йөзен ничек саклап калырга?" дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Кайбыч муниципаль районының Кече Мәми авылында «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 100 баш сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек фермасы эшли башлады.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүенә заманча җайланмалар һәм технологияләр кертү җитештерү чыгымнарын киметүгә һәм акчаларны янга калдырырга ярдәм итә.
8 декабрьдә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшләү активлылыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче этабы башланды.
7 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.