ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

19 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2014 елда Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча рейтингы һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында ат фермасы төзиләр.

Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшкә активлыгын арттыру турындагы мәсьәләләр буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Ярыш» хуҗалыгында терлекләрне кышлату тиешле дәрәҗәгә куелган.

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ рапс үстерү буенча шактый уңышлы тәҗрибә туплаган.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 23 декабрендә Казанда «Татарстан Республикасында биотехнологияләр –бүгенге торышы һәм перспективалар» махсуслаштырылган күргәзмә-конференциясе узачак.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Зеленая Роща авылыннан КФХ башлыгы Максим Ильин быел «2015-2017 елларга яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча 30 сыерга сөт фермасы төзүгә грант алды.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурссында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International