Марат Әхмәтов: 2015 елда «Казан» агросәнәгать паркында еллык сату әйләнеше 1,1 миллиард сум тәшкил иткән

2016 елның 27 феврале, шимбә

«Казань» агросәнәгать паркы эше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов, «Казан» агросәнәгать паркы ачылган вакыттан 2,5 ел узды, дип искә алды.

Узган 2015 ел бу сәүдә мәйданчыгы өчен уңай финанс нәтиҗәләре белән тәмамланды.

Агропаркның еллык сәүдә әйләнеше 1,1 млрд. сум тәшкил итте (2014 елга караганда 3 мәртәбә артык), ассортимент исемлеге - 20 меңнән артык. Агропаркка узган елда 3,2 млн. кеше килгән (2014 елга караганда 1,3 мәртәбә артык), монда 261 резидент эшли, барлыгы 700 эш урыны бар.

2015 елда комплекста энергия нәтиҗәлелеген арттыру программасы гамәлгә ашырылган, ул энергия ресурсларына чыгымнарны 15%ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

Өстәмә керем алу өчен ярдәмче мәйданчыкларга реконструкция ясалган.

2015 елда Агропарк администрациясе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен җәлеп итү буенча эшне активлаштырганнар, шул исәптән даими рәвештә күчмә очрашулар оештырганнар.

«Безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сәүдә нокталарын бүлгәндә өстенлек бирелә, алар сатып алучылар күбрәк була торган урыннарны алалар, - диде Марат Әхмәтов. - Даими сәүдә итәлмәгән кешеләр өчен бер көнлек сәүдә нокталары каралган. Ял көннәрендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, аренда өчен түләмичә, ярминкә мәйданчыгында үз продукцияләрен саталар».

Китерелә торган продукциянең сыйфатына зур игътибар бирелә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, комплексның ветеринария лабораториясе Казанда иң яхшылардан санала, бу сатып алучыларга бары тик сыйфатлы продукция генә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Агропаркта 8 җитештерү участогының 7се файдалануда. Монда кош итен эшкәртү, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерү җайга салынган. 2015 елның дүртенче кварталында импортны алмаштыру кысаларында казылык һәм ярымфабрикатлар эшкәртү цехы ачылган, яшелчә һәм бәрәңге эшкәртү линиясе эшли башлаган.

Агропаркның сәүдә заллары 90% диярлек тулган, склад урыннары 100 % тулган.

Узган елда Агропаркның кунакханә комплексы да табышлы эшләгән, аннан 8 меңгә якын кеше файдаланган.

Агропарк мәйданчыгы социаль әһәмиятле чаралар уздыру өчен дә файдаланыла: «Хәләл» II республикаярминкәсе, «Безнең марка» фестиваль-конкурсы, республиканың мәгариф учреждениеләре катнашында республика ярминкә-сату да шунда оештырылды.

2016 елга өстенлекле бурычлар арасында – ит һәм яшелчә эшкәртү күләмнәрен арттыру, фермер продукциясе ассортиментын һәм күләмнәрен арттыру, республика продукциясен сату күләмнәрен арттыру.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Казан» Агропаркы мәйданчыкларыннан файдалануның Россия һәм чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. Ул шул ук вакытта Агропаркның барлык мәйданчыклары үзләренең максатчан юнәлешләрен саклап калырга тиешлегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International