«Бөреле» ЯАҖнең «Кыйммәтле читлек җәнлеге мехы – 2016» махсуслаштырылган XVIII смотр-конкурсында чемпион исеменә лаек булды һәм алтын кубок алды

2016 елның 27 феврале, шимбә

Узган атнада «Русский соболь» ФДУП базасында (Мәскәү өлкәсе) «Кыйммәтле читлек җәнлеге мехы – 2016» махсуслаштырылган XVIII смотр-конкурсы узды. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Милли җәнлекчелек ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Россиянең җәнлекчелек смотр-конкурсында барлык төрдәге, токымдагы һәм типтагы читлек җәнлекләренең эшкәртелмәгән тиреләре күрсәтелде. Җәнлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре, зоо-ветеринария белгечләре, мех бизнесы вәкилләре, тире эшкәртүчеләр, Мәскәү өлкәсенең Пушкин районы администрациясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре составындагы эксперт комиссиясе, тапшырылган экспонатларның төсләрен, куелыгын, униформасын, катылыгын һәм йонының шомалыгын бәяләп, сыйфатын билгеләде.

«Бөреле» ЯАҖ һәм «Берсут» АФ ҖЧҖ комиссия карпамагына кара кеш, вуаль ак төлке, шедоу ак төлке,җирән төлке һәм көмеш-кара төлке, стандарт куе көрән чәшке тиреләрен тапшыралар. Тапшырылган барлык кыйммәтле мехлар абруйлы бүләкләргә лаек булдылар.

«Кеш» номинациясендә чемпион исеменә һәм алтын кубокка «Бөреле» ЯАҖ кара кеш тиресе өчен лаек булды. Башка номинацияләрдә «Бөреле» ЯАҖ һәм «Берсут» АФ ҖЧҖнең җәнлек тиреләре икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

2015 елда Татарстан җәнлекчелек хуҗалыклары тарафыннан төрле төстәге 119,5 мең чәшке тиресе, 12 мең төлке тиресе, 1,5 мең ак төлке һәм 13 мең кеш тиресе җитештерелгән. 130 меңнән артык тире сатылган (2014 елга карата 107%), табышлылык 16% (дотацияләр белән) тәшкил иткән.

Татарстан Республикасының махсуслаштырылган хуҗалыкларында - Биектау районының «Бөреле» ЯАҖ, Мамадыш районының «Берсут» АФ ҖЧҖ, Лаеш районының «Матюшино» ҖЧҖ, Питрәч районының «Кощаково» АХП» ҖЧҖ хуҗалыкларында 32,7 мең баш ана чәшке, 0,2 мең баш ана ак төлке, 2,26 мең баш төлке,  7,5 мең баш ана кеш бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International