Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре: Вахитов районында узган атнада үзгәртелгән сәүдә мәйданчыкларының берсе кабат үз урынында - Достоевский һәм Волков урамнары киселешендә булачак

2016 елның 26 феврале, җомга

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 27 февральдә, Казанның 9 мәйданчыгында узачак. Исегезгә төшерәбез: бу елның 20 февралендә узган ярминкә көнендә Казан шәһәренең Вахитов районындагы сәүдә нокталарының берсенең урыны үзгәртелгән иде. Иртәгә, 27 февральдә һәм алда булачак ярминкә көннәрендә сәүдә элеккеге урында оештырылачак.

Ярминкәләр түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:

- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы киселешендәге мәйданчыкта;

- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;

- Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә;

- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;

- Совет районында: Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә;

- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Ярминкәләр шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International