Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы КФХ башлыгы сөт җитештерә һәм шәхси хуҗалыклардан сөт җыя

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Наратлы-Кичү авылында Миңненаил Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгында 70 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 30 баш савым сыерлар. Гаилә фермасында сөт җитештерүдән тыш,  МиңненаилВәлиев шәхси хуҗалыклардан да сөт җыя.

Хуҗалыкта тәүлеккә 400 кг сөт савып алалар. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт белән бергә фермер һәркөнне сөт эшкәртү предприятиесенә 900 килограммга якын сөт тапшыра.

«Хуҗалыкта сөт җитештерү көннән-көн арта бара. Эшчәнлекнең бу төре хәзер бик табышлы», - дип сөйлиМиңненаил Вәлиев.

Фермерның 100 га җире бар, аның 70 гектарында ул күпьеллык үләннәр үстерә, калган мәйданда катнаш азык җитештерү өчен бөртекле культуралар үстерә. Кырда эшләү өчен тракторы һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International