Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Саба муниципаль районында булды һәм район Советы утырышында катнашты, анда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары тыңланды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.

Җыелышка кадәр Марат Әхмәтов район башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогының терлек сую цехы белән танышты. Тәүлеккә 24 баш эре мөгезле терлек суярга мөмкинлек бирә торган цехны төзеп бетерү 2016 елга планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Байлар Сабасында шулай ук күпфункцияле үзәктә, мәктәптә, «Шоколад» балалар бакчасында булды.

Аннары Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Утырышта чыгыш ясап, министр Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы хезмәтчәннәренең уңышын югары бәяләде.

«Саба районы - Татарстанда иң алдынгы районнардан санала, авыл хуҗалыгы монда тулы куәткә эшли. Үз җирегездән сез зур уңыш җыясыз. Сезнең тырышлыгыгыз һәм куйган көчегез республика өчен үрнәк», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов утырышта катнашучыларны 2016 елда район эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2020 елга кадәр чорга районның социаль- икътисадый үсеше программасы белән таныштырды.

Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында, 2020 елга кадәрге чорга районның үз-үзен икътисадый тәэмин итүен булдыру, терлекләрнең баш санын саклап калу максатында Шекше, Туктар авылларында – сөт, Түбән Утарда дуңгызчылык комплекслары төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү предприятиеләрен төзүнең планлаштырылуы турында әйтеп узды.

Утырышта катнашучылар икътисадның төрле тармакларында 2016 елга куелган бурычлар турында фикер алыштылар.

Чара азагында районның алдынгы хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International