Республиканың Азнакай муниципаль районы игенчеләре язгы чәчүгә әзерләнәләр

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә актив әзерләнәләр. Авыл хезмәтчәннәре авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, минераль ашламалар сатып алалар, коллективлар механизацияөлкәсендәге кадрлар белән тулыландырыла. Соңгы елларда район хуҗалыкларында техника паркы шактый яңартылган - авыл хуҗалыгы машиналары, комбайннар,  тракторлар сатып алынган.

Бүгенге көндә Азнакай районында ремонтланырга тиешле 385 тракторның 357се кырга чыгарга әзер.Тырмалар 100% ремонтланган, чәчкечләр - 95%, культиваторлар - 93%, чәчү комплекслары - 93%.

«Марс” ҖЧҖендә, «Союз – Агро» ҖЧҖендә, «Кәлимуллин И.А.» КФХында тракторлар һәм техникага тагылмалар ремонтланып бетү дәрәҗәсендә.

Районда хуҗалыклар базасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашында атна саенсеминар-киңәшмәләр уза. Аларда техниканы язгы чәчү кампаниясенә әзерләү, эре мөгезле терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Семинарда катнашучылар шулай ук чара уздырыла торган хуҗалыкның машина-трактор паркын карап чыгалар һәм эре мөгезле терлекләрне тоту шартлары белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International