Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчү эшләренә әзерләү дәвам итә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында бүгенгә 272 тракторремонтланган, 189 кырга чыгарга әзер. Тырмалар 100% ремонтланган, чәчкечләр - 88%, культиваторлар - 92%, чәчү комплекслары - 67%.
Тракторларны һәм техникага тагылмаларны ремонтлау «Кутлушкино» ҖЧҖендә, «Закамье-Агро» ҖЧҖендә, «Акбулат» ҖЧҖендә, «Родник» ҖЧҖендә төгәлләнгән. Районда беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауны «Кутлушкино» ҖЧҖ хезмәткәрләре башкарып чыкты,анда барлык техника эшкә әзер.
«Родник» ҖЧҖендә «Агратор комбидиск-7,2» яңа чәчү комплексы сатып алганнар. Бүгенге көндә аны җыеп бетерәләр. Әлеге хуҗалыкта техника белән тәэмин ителеш өстенлекле юнәлешләрдән санала. Соңгы елларда «Родник» ҖЧҖендә ике «Нью Холланд» тракторы, ике ашлык җыю комбайны, үзйөрешле чапкыч һәм төрле тагылма техникасы сатып алган. Техниканы ел саен яңарту агротехник срокларны үтәр өчен технологикоперацияләрне башкарырга һәм урып-җыюны аз югалтулар белән башкарырга мөмкинлек бирә.
Чистай муниципаль районы авыл хезмәтчәннәре алдында авыл хуҗалыгы техникасын сыйфатлы һәм кыска срокларда ремонтлап бетерү бурычы куелган.