Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авылыннан Әсхать Закиров үз шәхси хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек асрый, шул исәптән 5 савым сыеры, тагын аты һәм 8 оя умартасы бар.
Хуҗалыкта көн саен 55 - 60 литр сөт савып, сөт җыючыга тапшыралар.
«Узган ел өч баштан артык сыер тотучыларга саву аппаратлары бирделәр. Хәзер сыерларны аппаратлар белән савабыз. Киләчәктә, сыерлар саны арткач, вакуумлы саву аппаратлары кулланырга уйлыйбыз», - дип, үз фикерләре белән бүлеште шәхси хуҗалык тотучы Әсхать Закиров.
Узган ел Әсхать Закиров өч һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга һәм мини-ферма ачканда 200 мең сум күләмендә бирелә торган субсидияне алган.
Алынган акчаларга эшкуар фураж, печән, ике башмак тана, төзелеш материаллары сатып алган. Җәйгә терлекләр бинасын зурайтырга уйлый.
Шәхси хуҗалык иясенең планнарында - алты башмак тана сатып алу һәм савым сыерларын 12 башка кадәр җиткерү.