Татарстанның муниципаль районнарында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү буенча эш дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү һәм уздыру буенча республика комиссиясе утырышында билгеләнеп үткәнчә, республикада исәпкә алына торган объектларның мәгълүмати базасын булдыру өлешендә аерым эшләр башкарылган. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан исәпкә алу буенча вәкаләтле затларның фамилияләре, исемнәре, аталарының исеме, вазыйфалары һәм элемтә өчен телефоннары күрсәтелгән исемлекләр тапшырылган.
Бүгенге көндә Татарстанстат тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында исәпкә алуга иң яхшы әзерләнүче конкурсын уздыру тәртибе эшләнгән, аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты килештерә һәм раслый. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 350 мең сум күләмендә приз фонды Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән килештерелде.
Авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга әзерләнү чараларын башкару комиссиясенең алдагы утырышы 2016 елның март аена планлаштырыла.