Татарстан районнарында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү буенча эш дәвам итә, ул 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр барачак.
«Хәзер без 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга кертелгән объектларда терлекләрнең һәм җирләрнең булу-булмавын төгәлләштерәбез, шулай ук исемлеккә яңаобъектлар да кертелә. Моннан тыш, 2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбенә алынган объектларның күрсәткечләр реестры белешмәләре дә агымдагы статистика күрсәткечләре белән чагыштырыла. Безнең районда 10 меңләп объект исәпкә алыначак», - дип сөйләде Зәй районында Чаллы районара дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Миронова.
Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Зәй районда 4 инструкторлык участогы оештырылган: 1 – Зәй шәһәрендә, 3 – авылларда, 22 исәпкә алучы эшләячәк.
Бүгенге көндә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү кысаларында исәпкә алу персоналын сайлап алу, инструкторлар һәм исәпкә алучылар эшли торган һәм исәпкә алу документлары сакланачак биналарны сайлау эшләре бара.