ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Дүртөйле авылыннан АйратРәхмәтуллин крестьян-фермер хуҗалыгында бу атнада язгы чәчүгә керешәләр.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә 2016 елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында җиткерде.

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүгенге көндә Татарстанның 10 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Нурлат, Зәй, Азнакай, Баулы, Аксубай, Чистай, Сарман, Апас, Арча һәм Яңа Чишмә районнары.

Шимбә көнне, 16 апрельдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында люпин үстерү технологиясе мәсьәләләре һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыында табышның кимүенә мониторинг уздыру һәм аны анализлау буенча ведомствоара нисбәт комиссиясе утырышы булды. 

«Минем кече Ватаным» VII бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

2016 елда кимендә 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект бу елда төзелә башланган булырга тиеш.


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Республика игенчеләре язгы чәчүгә керештеләр. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып Зәй, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары игенчеләре башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International