Бүген район ветеринария берләшмәләре һәм ветеринария инспекцияләре башлыкларына яңа «Нива» һәм «Лада Гранта» автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта узды.
Мәйданда җыелган чарада катнашучыларның кәефен көннең болытлы булуы да, сибәләп торучы яңгыр да төшермәде. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов болай диде: «Мондый көнгә сөенергә кирәк, ниһаять, без көткән яңгырлар ява башлады. Без чәчүгә туфрактагы бер метрлы дымлылык запасы белән керештек. Бу атна уңыш язмышына шактый тәэсир итәргә мөмкин, август ае безне үзенең мул икмәкләре белән сөендерер дип уйлыйм».
Министр хәбәр итүенчә, республикада ветеринария хезмәтенең матди-техник тәэмин ителешенә зур игътибар бирелә, төрле программалар эшли, шул исәптән модуль-блок участок ветеринария пунктлары төзү буенча да.
«Участок ветеринария пунктлары хезмәтләренә мобиль схемаларга күчәргә кирәк дип уйлыйм. Авылдагы һәр кеше үз терлек-туарын участок пунктына алып килә алмый бит. Участок ветеринария хезмәте үземобиль, хәрәкәтчән, игътибарлы булырга тиеш», - диде министр.
Марат Әхмәтов ветеринария табибларына азык әзерләү мәсьәләләренә дә игътибар итәргә кушты. «Кышка нинди азык әзерлибез, аның сыйфаты нинди булу бик мөһим. Шул исәптән без ветеринария лабораторияләре ярдәмендә терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен дә шактый арттыра алабыз», -дип билгеләп үтте министр.
Марат Әхмәтов терлекләр саны буенча Татарстанның Россия төбәкләре арасында иң алда булуы турында да әйтеп узды. «Бу бик җитди нәрсә - сау-сәламәт һәм продуктивлылыгы югары булган терлекләр булдыру күбесенчә сезнең хезмәтләр эшчәнлегенә бәйле», - дип мөрәҗәгать итте ул ветеринария табибларына.
Аннары Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район ветеринария берләшмәләре һәм ветеринария инспекцияләре башлыкларына яңа машиналардан ачкычлар тапшырды. Заманча системалар белән белән җиһазландырылган автомобильләргә республика районнарының 50 ветеринария хезмәте ия булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновреспублика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.