2016 елның 10 июнендә 14.00 сәгатьтә «Июньнең беренче яртысында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын булдыру буенча эшләү үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар узачак. Авыл хуҗалыгы культураларын яклау, яфрак аша үстерү стимуляторлары, макро-һәм микроашламалар белән тукландыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булачак.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирергә мөмкин.
Төрле темаларга онлайн-семинар һәр җомгада 2016 елның сентябрь ахырына кадәр үткәреләчәк.