9 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПКның бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, идарәләрнең финанс-икътисад бүлекләре башлыклары һәм консультантлары, фермерлар, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Россельхозбанк» ААҖ вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чара башланыр алдыннан “Идел буенда Халыкара Кыр көннәре” күргәзмәсенә әзерләнүнең барышы турында сөйләде.
Министрның икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов киңәшмәдә катнашучыларны авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2016 елның 1 кварталындагы эш йомгаклары, кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре белән таныштырды.
Киңәшмәдә нотыклар белән шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов һәм Илдус Габдрахманов чыгыш ясадылар.
Ахырда фикер алышулар булды, Министрлык белгечләре катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.