Бүген “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатына сайлап алу туры уздырыла.
21 яшькә кадәрге яшь профессионаллар конкурс биремнәре буенча ярышалар. Биремнәр арасында –«МТЗ-82.1» тракторының төзек булмаган җайланмаларын ачыклау һәм аларны төзәтү, Д-260 двигателен техник яктан тикшерү, эшкә яраксыз булса, аны төзәтү, «Пеликан» ППР-120 тыгызлап җыю аппаратын җыю һәм эшкә көйләү, «Акрос-585» ашлык җыю комбайнындагы ургычны төзеләндерү һәм эшкә әзерләү, тракторны фигуралы йөртү һәм башкалар.