Татарстан вәкилләре җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча масштаблы программаның 50 еллыгына багышланган җыелышта катнаштылар

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча масштаблы программаның 50 еллыгына багышланган җыелышта катнаштылар, ул Союзлар йортының Колонналы залында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды.

Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан АССРның элеккге мелиорация һәм су хуҗалыгы министры Анатолий Самаренкин, «Татмелиорация» ТК» ААҖ генераль директоры ӘнвәрЗалаков, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Альберт Зарипов, мелиорация тармагының алдынгы хезмәткәрләре кергән иде.

Джамбулат Хатуов мелиорация һәм су хуҗалыгы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән «Җирләрне мелиорацияләүне киң күләмдә үстерү»масштаблы программасын кабул итүгә 50 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан котлады.

Мелиорацияне киң күләмдә үстерү программасы ярты гасыр инде тармак өчен үз әһәмиятен югалтмый. Бу программа агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше өчен, су басулардан һәм корылыктан саклап калу өчен ныклы нигез булды. Җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру буенча комплекслы эшләр нәтиҗәсендә күп күрсәткечләр буенча игенчелек һәм терлекчелек продукциясе күләмнәрен берничә мәртәбәгә арттырырга мөмкинлек барлыкка килде.

Джамбулат Хатуов Россиянең мелиорация өлкәсендә эшләүче АПК хезмәткәрләренә һәм ветераннарына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды. Анатолий Самаренкин «Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеш өчен» алтын медаль белән бүләкләнде, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов - «Җирләрне мелиорацияләүдәге казанышлар өчен» юбилей медале белән, бу медальгә шулай ук  Әнвәр Залаков, Марс Хисмәтуллин, Альберт Зарипов та ия булдылар. «Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеш өчен» көмеш медаль белән «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУнең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Рәшит Хафизуллин бүләкләнде. «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУнең Тукай филиалы баш инженерыРинат Әхмәтов лаек булды.

Илебез халкын үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм киң азык-төлек базарында әйдәүче урыннарга ирешү буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан куелган мөһим бурычларны уңышлы хәл итү мелиораторларның көндәлек хезмәтенә аеруча бәйле, дип билгеләп үтте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International