Татарстанның Аксубай муниципаль районында умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Умартачылык идарәсе» ДБУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА югары һөнәри белем бирү ФДМУ, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Киңәшмә башында Аксубай районының умартачылык буенча инспекторы Федор Васюткинкатнашучыларга умартачылыкның актуаль мәсьәләләре буенча районда башкарыла торган эшләр турында әйтеп узды.

«Умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин республикада умартачылыкның торышы, «2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү» программасында каралган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Бал кортларын авырулардан профилактикалау һәм заманча яңа дару препаратлары белән дәвалау, лаборатор диагностика өчен патологик материал сайлап алу һәм лабораториягә җибәрү мәсьәләләре турында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, авыл хуҗалыгыхайваннарының генетикасы һәм аларны үрчетү кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидатыАлексей Муньков чыгыш ясады.

Аксубай районы умартачылары үз умарталыкларында бал кортларын үрчетү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Киңәшмәдә умарталыклар территориясенә куела торган таләпләр, урман бетенә каршы эшкәртү, бал кортларын пестицидлар белән агуланудан саклау һ.б. турында фикер алыштылар.

«Умартачылык идарәсе» ДБУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА югары һөнәри белем бирү ФДМУ белгечләре катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International