Марат Әхмәтов: «Көзге культуралар мул уңышка өмет бирәләр»

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның матбугат конференциясе узды. Тема – Татарстанның авыл хуҗалыгында бүгенге вәзгыять.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, республика авыл хуҗалыгының бүгенге торышы яхшы.  «Чәчү кампаниясе оешкан төстә узды, тиешле барлык таләпләр, эш күләмнәре һәм сыйфаты үтәлде. Бүген игенчеләр, механизаторлар чәчүлекләрне эшкәртәләр, алдагы уңышны кайгырталар», - диде Марат Әхмәтов.

Министр әйткәнчә, быелгы елның үзенчәлеге - туфракта бер метирга кадәр дымлылык белән язның уңышлы килүе. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар республиканың чәчүлек мәйданнарын тулысынча каплады диярлек, бары тик Баулы, Ютазы, Актаныш районнарында гына явымнар азрак булды.

«Көзге культуралар чәчүлекләре 600 мең гектар тәшкил итә, аларның торышы яхшы. Игенчелектә хәлләр яхшырырга тора. Әмма һәр көннең уңышка эшләгәнен истән чыгармаска кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

«Республикада уңыш өлгерә торган чор дәвамында чәчүлекләрне кимендә ике мәртәбә эшкәртергә кирәк дигән бурыч куелды», - диде министр.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, һава шартларының терлек азыгы әзерләүгә тәэсире бик зур. Күпьеллык үләннәргә килгәндә, иртәнге якта беркадәр мәйданда үләннәрне чаптырырга да, озакка сузмыйча, шул ук көнне кичен, йә иртән печәнгә аны җыеп та алырга тырышырга кирәк, чөнки кояшлы көннәрнең күпме буласын алдан әйтеп булмый. Азык әзерләгәндә аның сыйфатын югалтмас өчен җитезлек, оешканлык кирәк.

«Күпьеллык үләннәрнең беренче чабымыннан уңыш бик яхшы. Без һәр елны күпьеллык үләннәр мәйданын 30% диярлек яңартабыз, - диде мнистр. - Башка азык культуралары соңрак – июль башында, уртасында өлгерә».

Азык әзерләү темплары әлегә сүлпәнрәк, дип билгеләп үтте министр.

«3 х 100» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов, бу культураларны чәчү  (һәр культурага: көнбагыш, кукуруз һәм рапс -  100әр мең га) югары оешканлык таләп итте, чөнки букультураларның вегетация һәм өлгерү срогы озынрак. Югары табыш китерә торган әлеге культураларны чәчү уңышлы тәмамланды, диде. «Аларның чыгышы бик яхшы, вегетация актив бара», - диде ул.

Киләчәктә бу культуралар мәйданнарын арттыру планлаштырыла.

«Экспортка чыгаруда «Просто молоко» ИК” ҖЧҖнең - сөт продукциясен сату буенча, «Куян нәселзаводы» АҖнең - куян ите сату буенча, «Зәй шикәре» ААҖнең - гранулланган майлы культуралар сыгынтысы, шрот буенча тәҗрибәләре бар, - диде  Марат Әхмәтов. - Минем позициям шундый, ил үз-үзен туендыру бурычын куярга тиеш. Шул ук вакытта кайбер төр продукция буенча экспортка да юнәлеш тотарга кирәк».

Министр сүзләренә караганда, Татарстан Азия илләренә хәләл продукция чыгара ала, әмма бу юнәлештә дә дөнья базарында конкуренция көчле.

Киләчәктә Россия һәм Татарстан экспорт юнәлешен алырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлекчелек темасына да кагылды.  «Кукмара муниципаль районы терлекчеләре башка районнарга үрнәк булырлык. Кукмаралылар республика тарихында беренче булып тәүлеккә 200 тонна сөт савуга ирештеләр, бу әле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында гына, шәхси хуҗалыклар моңа керми», - дип сөйләдеминистр.

Аның әйтүенчә, бу күрсәткечкә Балтач муниципаль районы да якынлаша. Киләчәктә Әтнә районы да бу чикне узарга мөмкин, Арча һәм Мамадыш районнарының да мөмкинлекләре бар.

«Сөт терлекчелеге күп факторлардан тора, аңа, дуңгызчылыктагы, кошчылыктагы кебек техник модернизацияләү генә җитми, монда күп нәрсә кеше хезмәтенә бәйле», - диде министр.

«Сөт – социаль продукт, безгә халык белән бәйләнештә булырга кирәк, бәяләр дә халык өчен кулай булырга тиеш. Алдагы 5 елга сөт җитештерү күләмен елга 2 миллион тоннага җиткерү бурычын куябыз»», - диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы журналистларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, аерым алганда, бу сораулар Кытай Халык Республикасы компаниясенең «РАЦИН» проектына кертемнәре, «Агросила групп» мәйданнарын киңәйтү мәсьәләләре турында һ.б. иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International