Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы 24 кәҗә асрый

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыМихаил Исаичев  үз йортында 24 кәҗә асрый, 6 - зур һәм 18 - яшь кәҗә.

«Барысы да өйдәге сөтне эчү теләгеннән башланды, йортта башта ике кәҗә бар иде. Терлекләрне карау иртән сәгать җидедә аларны кул белән савудан башлана», - дип сөйләде Михаил Исаичев.

Йорт хуҗасы кәҗәләргә печән һәм саламны үзе әзерли, люцерна чәчә һәм җыя. Кыш көне терлекләррационына тарттырылган бодай һәм арпа өстәлә.

Узган елда Михаил Исаичев шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасында катнашкан - һәр савым кәҗә өчен 1 меңәр сум акча алган, ул акчаларны кәҗәләргә кышкыга фураж алган.

«Һәркөнне иртән 8-9 литр һәм кичен 6-8 литр сөт савып алабыз,», - ди фермер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International