Кичә, 7 июньдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 5 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә районнарның выл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, шулай ук терлекчелек буенча инвестиция компанияләре директорлары урынбасарлары һәм республика нәсел хуҗалыклары технологлары катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә тукталды. «Печән һәм сенаж, лаборатория контроле узып, югары сыйфатлы итеп әзерләнергә тиеш», - дип билгеләп үтте ул.
«Россия Федерациясендә иң яхшы технологияләрне эшләү һәм файдалануга кертү» темасына нотык белән«Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү буенча дәүләт төбәк үзәге» ФБУнең стандартлаштыру бүлеге башлыгы Маргарита Мискичева чыгыш ясады.
Эре мөгезле терлекләрдәге үрчем мәсьәләләре буенча аналитик мәгълүматны «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) башлыгы Илсур Закиров бирде. Ул сыерларны орлыкландыру, бозаулату турында сөйләде, нәсел хуҗалыкларының «Селэкс» программасы буенча исәпкә алуны кертү мәсьәләләрнә тукталды һәм бу программа буенча сыерларның баш санын һәм сөт савуны исәпкә алуны кертмәгән хуҗалыкларны да атап китте.
«Селэкс» программасы буенча эшләгәндә җибәрелә торган хаталар турында җентекләбрәк Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Татарстан» агрофирмасы ҖЧҖнең баш зоотехник-селекционеры Гөлназ Нурмөхәммәтова сөйләде.
Аннары хосусый секторда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыруның нәтиҗәлелегенә анализ белән түбәндәге нәсел предприятиеләренең җитәкчеләре чыгыш ясады: «Элита» нәсел предприятиесе» АҖ - Фәннур Зарипов, «Минзәлә нәсел предприятиесе» ААҖ - Евгений Куприянов, «Бөгелмә нәселпредприятиесе» ААҖ - Андрей Ключников, «Потенциал» ҖЧҖ - Азат Хәлиуллин.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек буенча нәтиҗәләр уңай. Республикада эре мөгезле терлекләрнең баш саны 754,2 мең баш (ел башына карата 101%), шул исәптән сыерлар - 248,0 мең баш (100%). 497,1 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата103%), терлек һәм кош-корт 157,9 мең тонна (105%) җитештерелгән (үстерелгән), шул исәптән эре мөгезле терлекләр - 39,9 мең тонна (102%), туган бозаулар - 136,5 мең баш.
Министр урынбасары үзләренә караганда, эре мөгезле терлекләрнең баш саны Кукмара, Минзәлә, Теләче, Чүпрәле, Тәтеш, Яңа Чишмә, Актаныш муниципаль районнарында арткан. Алабуга, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Питрәч, Чирмешән, Зәй, Бөгелмә, Чистай, Биектау муниципаль районнарында аларның саны кимегән.
Әтнә, Кукмара, Саба, Балтач, Актаныш, Азнакай, Чүпрәле муниципаль районнарында сөт җитештерүнең артуы күзәтелә. Бу күрсәткеч Әлмәт, Кама Тамагы, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Мамадыш районнарында шактый кимегән.
Министр урынбасары инвесторлар хуҗалыкларындагы сөт җитештерү күрсәткечләренә аерым игътибар бирде. Ай дәвамында тәүлеклек савымны иң күп арттыручылар: «Продпрограмма» АПК» ҖЧҖ, «Кулон»АФ» ҖЧҖ , «Ак Барс» ХК» ААҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Сөт иле» ҖЧҖ. Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, уңай динамика күренми торган хуҗалыклар: «Изминка сөт комплексы» ҖЧҖ, «АгроИнвест» ИК ЯАҖ, «Сервис Агро» ҖЧҖ, «Агромир» ТД ҖЧҖ, «Хузангай» ҖЧҖ, «Авангард» АҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ.
Аннары ул эре мөгезле терлек ите җитештерү турында җентекләп сөйләде. Узган елга караганда күрсәткечләре кимегән районнар: Әгерҗе, Кайбыч, Әлки, Кама Тамагы, Әлмәт муниципаль районнары. Инвесторлар арасында «Нефтехимагропром» ҖЧҖендә, Токарликов ис. ААҖендә, «Нурлат сөте»ҖЧҖендә, «Сервис Агро» ҖЧҖендә, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖендә җитештерү күләмнәре шулай ук түбән.
Нәтиҗә ясап, Нәҗип Хаҗипов катнашучыларга терлек азыгы әзерләүгә игътибарлы булырга кушты, шулай ук ул 30 июньнән 2 июльгә кадәр “Идел буенда Халыкара Кыр көннәре” агротехнологик күргәзмәсе кысаларында терлекчелек буенча күргәзмәләр һәм түгәрәк өстәлләр узудырылуы турында хәбәр итте һәм Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында уздыру планлаштырыла торган Машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы турында да әйтеп узды.