Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Республика районнарында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 8 июньгә республика күләмендә 28 мең тонна печән, 174,8 мең тонна сенаж, 0,24 мең тонна ботак азык әзерләнгән.

Күпьеллык үләннәр 116,7 мең га мәйданда чаптырылган, шул исәптән печән һәм сенаж - 95,2 мең га.

Иң күп печән Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында әзерләнгән - 2100 тонна. Аннан кала Актаныш  районы бара (1840 мең тонна), өченче урында - Яңа Чишмә муниципаль районы (1650тонна).

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында иң күп сенаж әзерләнгән - 15,2 мең тонна. Әтнә һәмАктаныш районнарында бу күрсәткеч 12 мең тонна тәшкил итә, Мамадыш районында - 11,5 мең тонна, Зеленодольск районында - 11,4 мең тонна.

Татарстан районнарында чәчүлекләрне эшкәртү дәвам итә. Чүп үләннәргә каршы 1238,6 мең га мәйдан эшкәртелгән, корткычларга һәм авыруларга каршы 722,8 мең га чәчүлек эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International