ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Зәй” ҖЧҖендә сыерлар өчен җәйге лагерьда яшь ветеринар-белгечләрне укыту буенча күчмә курслар уза.

2016 елның 1 июненнән 28 сентябренә кадәр Көнчыгыш Европада авыл хуҗалыгы, экология һәм авылны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү ассоциациясенең «Apollo e.V.» (Германия) программасы буенча авыл хуҗалыгы стажировкасы кысаларында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары Германиянең фермер хуҗалыкларында практика узалар.

Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга иң яхшы әзерлек һәм аны уздыру буенча республика конкурсы игълан ителде.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары 2016 елның 17 июнендә (№ 411) кабул ителде.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

21 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Нармонка» ҖЧҖендә булды, анда ул «Казан сугару системсы техникасы заводы» («КЗОТ») ҖЧҖендә «Казанка» су сиптерү җайланмасы белән танышты.

20 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате комитетының һәм «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча парламент комиссиясенең уртак утырышы узды, анда депутатлар авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлкәсендә импортны алыштыру мәсьәләләре, ветеринария эше турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проекты (икенче укылышка әзерләнгән) каралды, шулай ук Комитетның 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалды.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 20 июненә республикада 181,8 мең тонна печән, 810,7 мең тонна сенаж һәм1,31 мең тонна ботак азык әзерләнгән.

Чистай муниципаль районының «Яуширмә» ҖЧҖендә бу көннәрдә бер сыердан уртача 23 килограммнан артык сөт савып алалар.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Шепшенар авылыннан КФХ башлыгы Мөнип Һадиев быел «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын төзү»программасы буенча конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авылны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты «Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте» ФДБУ белән берлектә Авыл тематикасы буенча мәгълүмат-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International