Республиканың Тәтеш муниципаль районыннан Волковлар гаиләсе 12 баш эре мөгезле терлек асрый

2016 елның 13 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыннан Александр һәм Валентина Волковлар үз хуҗалыкларында 12 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шул исәптән 6 савым сыеры, ат, дуңгызлар, тавыклар, үрдәкләр, куяннар.

Бу терлекләр барысы да зур игътибар таләп итә, шуңа күрә аларның хезмәт көне иртә таңнан башлана. «Асларын җыясың, ашатасың-эчертәсең – шулай итеп, эшкә китәргә дә вакыт җитә», – дип сөйләдеВалентина Волкова. Трактор сатып алгач, эш җиңеләйде, диләр алар. Әти-әниләренең эшен җиңеләйтергә шулай ук уллары да булыша.

Савылган сөтне җөт җыючыга тапшырабыз, итне сатабыз. «Өстәлеңдә үзең җитештергән, сыйфатлы продуктлар булуга ни җитә», – ди Валентина Волкова.

Хәзер Волковлар гаиләсе печән әзерләү белән мәшгуль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International