Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының “Зөя” АХП” ҖЧҖендә алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар. Хуҗалыкта бөртекле культуралар барлык мәйданның 82 процентында җыелган, 52 мең тонна ашлык суктырылган.
Урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен “Зөя” АХП” ҖЧҖендә бөтен шартлар бар –механизаторларны алты мәртәбә ашаталар, рухи һәм матди кызыксындыру чаралары каралган. Хезмәт өчен түләү тракторчы-машинистның 6 нчы разряд ставкасы тарифларыннан чыгып исәпләнә, шулай ук сыйфат өчен, кичке эшләр өчен өстәмә түләү каралган, шул ук вакытта комбайннарның эшләү срогын озайту, комбайнчының нинди класслы булуы да исәпкә алына. АПК хезмәткәрләренең район һөнәр берлеге комитеты тарафыннан хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары иминлеге үтәлүе дә тикшереп торыла.
Кырда аталы-уллы Фирдүс һәм Ренат Ибәтуллиннарга, Айрат Шәйхетдиновка, Илнар Сәмигуллинга акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, алар урак башланганнан бирле 2,1 мең тоннадан артык ашлык суктырганнар.
Алдынгы комбайнчыларга бүләкләрне авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Хәсәнов,районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин һәм АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәрида Гарифуллина тапшырдылар.