«Агрокөч» холдингы шикәр чөгендерен җыюга кереште

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

«Агросила» АҖендә шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Татлы тамыр гектардан 400 центнердан артык чыга. Предприятие 2016 елда 1 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алырга ниятли, бу күрсәткеч 2015 елдагыга караганда 250 мең тоннага күбрәк.

Холдинг хуҗалыкларында  2016 елда 26 мең га шикәр чөгендере чәчелгән, барлык мәйданның 8%ында шикәр чөгендерен үстерү буенча «Amity» инновацион технологиясе кулланылган. Яңа технологиядән файдалану урып-җыю темпларын 24%ка арттырырга, технологик процессларны унификацияләргә,үсемлекләрне яклау чараларын куллануга чыгымнарны киметергә, шулай ук татлы тамырның югары сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Бүгенге көндә холдинг эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – шикәр комы җитештерү. Рекорд күрсәткечләргә ирешү өчен без технологик процессларга инновацияләр кертәбез, дөньякүләм әйдәүче җитештерүчеләрнең алдынгы тәҗрибәсен кулланабыз. Мәсәлән, «Amity» технологиясен гамәлгә кертү өчен Амити Технолоджи заманча технологиясе сатып алынды. Шулай ук “Зәй шикәре” заводының кагат кырлары модернизацияләнде һәм кагатларны турында-туры кырларда җилләндерү системасы оештырылды», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International