«Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖеннән комбайнчы Ринат Сәгъдәтов – Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының алдынгы комбайнчыларыннан берсе. Ул урып-җыюда 9 нчы сезонын эшли. 2016 елгы урып-җыю эшләре башланганнан бирле «Тукано» комбайнында ул 2938 тонна ашлык суктырган.
«Мин һәрвакыт җиргә, авыл хуҗалыгына тартылдым, аеручы техника мине кызыксындыра, – дип сөйли говорит Ринат Сәгъдәтов. – Мин укыганда ук инде урып-җыю чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли идем».
Хезмәт эшчәнлеген ул машина йөртүче булып башлый, аннары – тракторчы-машинист. Ул егерме елдан артык бер хуҗалыкта эшли, хәзер ул «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ дип атала.
Хезмәттәшләре Ринат Сәгъдәтов турында үтә дә җаваплы, намуслы, максатына ирешә торган кеше, дип сөйлиләр. Ул тәҗрибәле, техник яктан гыйлемле механизатор, эшләрнең иң катлаулыларын аңа ышанып тапшыралар. «Ринатның эшкә теләге, энергиясе ташып тора, ул һәрвакыт куйган максатына ирешә», – диләр механизатор-хезмәттәшләре. «Бу ел мул уңышы белән сөендерә. Икмәккә бай кырларны күреп, күңел рәхәтләнә, туган як өчен горурлык хисләре уяна», – ди Ринат Сәгъдәтов.