Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында булды

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урып-җыюның барышы белән танышты.

Биектау муниципаль районында Марат Әхмәтов, аның башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән бергә кыр өсләреннән очып узганан соң, “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Министр районда урып-җыюның график буенча баруын билгеләп үтте.

Бүгенгә 61,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 28 ц/га. Барлык мәйданның 72%ы – 22 меңга җыелган. Районда явым-төшем аз булды. Вегетация башланганнан бирле – 97 мм.

Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренә тәҗрибә алмашырга, туфракны рекультивацияләүгә күбрәкигьтибар итәргә кушты, чөнки хуҗалыклар кырларындагы уңыш күрсәткечләре бер-берсенән шактый аерыла.

Мисал итеп “Бөреле” ЯАҖен китерде, анда көздән туфрак бик әйбәт эшкәртелеп калдырыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, яз көне, авыл хуҗалыгы культуралары тишелеп чыга башлаганда ук кырларның уңдырышлылыгын уңай бәяләп була иде.

Әтнә муниципаль районында министр, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән бергә кыр өсләреннән очып узганнан соң, «Тукай» ҖЧҖнең күпьеллык үләннәр кырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Очрашу барышында министр терлекчелек, азык әзерләү, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү темаларына кагылды. Шулай ук әлеге кырда үсә торган люцернаны җыю турында да сөйләшү булды.

Белгечләр сүзләренә караганда, люцерна протеинга бай, ул анда 18% тәшкил итә.

Әтнә районында 10 августка 15,7 мең га (планнан 86%) мәйданда 42,9 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш 27,4 ц/га тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International