Татарстан Республикасы бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю буенча финишка якынлаша. Бүгенге көнгә барлык чәчүлекләрнең 75%ы (1120 мең гектардан артык) җыелган. Иң күп мәйдан (96%) Әтнә районыныда суктырылган, аннан кала Саба (85%), Азнакай, Алексеевск, Кукмара, Чистай (һәркайсы 83%) һәм Әлки (82%) районнарында.
Республика буенча бүгенгә барлыгы 3,1 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 28,3 ц/га. Сугылган ашлык күләме буенча алдынгылар рәтендә: Азнакай (136 мең тонна), Буа (132 мең тонна), Сарман (122 мең тонна), Актаныш (117 мең тонна), Зәй (115 мең тонна), Тәтеш (110 мең тонна), Чистай һәм Арча (107 меңәр тонна) районнары.
Бөртеклелеләр буенча иң зур уңдырышлылык Зәй районыныда – 40 ц/га. Нурлат районында бу күрсәткеч - 36,9 ц/га, Тәтеш районында – 35,6 ц/га, Буа районында – 34,6 ц/га, Сарман районында – 34,2 ц/га.
Районнарда язгы бодайны җыю дәвам итә. 12 августка 418,6 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 24,3 ц/га. 172,2 мең га мәйдан суктырылан.
Әтнә районында язгы бодай мәйданының 84%ы җыелган, Азнакай районында – 64%, Алексеевск районында – 58%, Бөгелмә районында – 58%, Мөслим районында – 55%, Чистай районында – 54%, Ютазы районында – 53%, Актаныш районында – 52%.
Зәй, Сарман һәм Тукай районнары хуҗалыклары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә ул300 га мәйданда җыелган.
Язгы культураларны җыю белән бергә күпчелек районнар көзге культуралар чәчү белән дә мәшгуль. Бүгенгә 21,8 мең га чәчелгән, шулардан 20,3 мең га көзге арыш.
Һава шартларының әйбәт торуы урып-җыюда катанашучы комбайнчыларга, югары күрсәткечләргә ирешеп, үзләрен күрсәтү мөмкинлеген дә бирә. Алдынгы комбайнчылар рәтендә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХсынан Владимир Никитин, ул 25 көн эчендә 3623 тонна ашлык суктырган һәм Зәй районының “Зәй” ҖЧҖеннән Андрей Митрофанов, ул 23 көн эчендә 2802 тонна ашлык суктырган.Механизаторлар «Нью-Холланд» комбайннарында эшлиләр.
«Тукано» комбайннарында үзләрен күрсәтүчеләр арасында: Роберт Габдрахманов - «Сөләйманов А.И.» КФХсыннан (25 көндә 3343 тонна ашлык суктырган), Сарман районының “Сарман” АФ ҖЧҖеннән Ринат Сәгъдәтов (23 көндә - 2938 тонна); «Акрос» комбайннарында – Нурлат районының “Южная» АФ ҖЧҖеннән Николай Казаков (25 көндә - 3026 тонна) һәм Әлки районының «Востокзернопродукт» АҖеннән Олег Серягин (24 көндә - 2802 тонна).
«Лексион» комбайнында бүген алдынгылар рәтендә - Раниф Гатин, ул 21 көн эчендә 3653 тонна ашлык суктырган, «Торум» комбайнында – Виталий Коновалов, ул 28 көн эчендә 2709 тонна ашлык суктырган.Ике механизатор да Әлки районының «Востокзернопродукт» Аҗендә эшлиләр.
Актаныш районының “Нур” ҖЧҖеннән Айдар Фәсхиев «Класс-Мега» комбайнында 21 көн эчендә 2147 тонна ашлык суктырган.
«Дон-1500» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында алдынгылар: Спас районының Планин А.В. КФХыннан Талип Әхмәтвәлиев (20 көндә - 1795 тонна) һәм Кукмара районының “Туймә” ҖЧҖеннән Ришат Хәбибуллин (14 көндә - 1524 тонна).