14 августта Чаллыда “Бал ярминкәсе – 2016” авыл хуҗалыгы бал ярминкәсе ачыла

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 14 августыннан 21 августына кадәр Чаллыда Азатлык мәйданында Бал Спасына багышлап һәр елны уздырыла торган “Бал ярминкәсе – 2016” махсус авыл хуҗалыгы бал ярминкәсе узачак. Мондый ярминкә тугызынчы ел уздырыла һәм аңа Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 70кә якын катнашучы җыела.

Ярминкәдә крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшкуарлар һәм умартачылар катнаша ала.

Өстәмә мәгълүматны 8(8552) 305512, 305821 телефоннары аша яисә электрон адрес torgn7@mail.ru аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International