Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ кырларында абыйлы-энеле Сөнгатовларның гаилә экипажлары эшли. Ирләр - комбайнчылар, ә хатыннары аларның ярдәмчеләре.
Илгизәр һәм Наилә Сөнгатовлар 20 көн эчендә 1480 тонна ашлык суктырганнар. Ә Илгиз һәм Рузалия Сөнгатовлар – 18 көндә 1136 тонна. Гаилә экипажлары «Акрос-530» комбайннарында эшли.
«Хатыннар – ышанычлы ярдәмчеләр, – дип сөйләде Илгиз Сөнгатов. – Рузалия техниканы яхшы белә – җиңел машина дисеңме, «Газель» һәм ЗИЛ» кебек йөк машиналары дисәңме, барысында да эшли ала.
Илгизнең ике баласы башлангыч сыйныфларда укый. Урып-җыю чорында алар Мәскәүдәге әбиләрендә ял итәләр.
«Өй эшләренә дә өлгерәбез. Ашау, җыештыру проблемасы да юк», – дип сөйләде Илгиз Сөнгатов.